Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме быел уникенче тапкыр уза

Әлеге чара быел тәүге тапкыр Әгерҗедә үтәчәк һәм ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Иртәгә, ягъни язның беренче көнендә, Әгерҗенең “Орешник“ ял паркында Май чабу һәм “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме узачак. Иртәнге сәгатьләрдә үк күңел ачу чараларына старт бирелә.

“Мари чаңгы юллары“н әлеге спорт төрен яратучыларны берләштерүче бәйрәм дип юкка гына атамыйлар. 2009 елда Пеләмеш авылының патриоты, спортчысы, үз милләтен ихлас яратучы Эдуард Михайлов тәкъдиме белән уздырыла башлаган «Мари чаңгы юллары» – елдан-ел тагын да ныграк колач җәюе, ярышның мари авыллары буенча чиратлап үткәрелүе, оештыручыларның иганәчеләрне дә үз араларыннан табулары һәм, иң мөһиме, катнашучыларның артканнан-арта баруы, аларның хәтта ерак төбәкләрдән дә килүләре белән мари халкының бердәмлеген, дуслыгын, бер йодрык булып яшәвен күрсәтә торган  бәйрәм ул.

– Без әлеге спорт чарасының матур традициягә әйләнүенә үзебез дә сөенәбез. Авылдашлар, туганнар, дуслар, милләттәшләрне очраштыра-күрештерә торган бәйрәмне сагынабыз, – ди республикабыз мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Күләгәшнең хөрмәтле кешесе Олег Третьяков.

Бу көнне кечкенә сабыйлардан алып, өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр чаңгы юлларына чыгалар. Гаилә эстафетасы, катнаш эстафеталар да уздырыла.

Узган ел уздырылган “Мари чаңгы юллары”нда 150дән артык чаңгычы катнашкан иде. Быел теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булачак дип ышандыралар аны оештыручылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев