“Мари чаңгы юллары“нда алты яшьлек балалар да узышты
Марилар балаларын тәпи китүгә чаңгыга бастыралар дигән сүзләр хак. Шулай булмаса, 6 яшьлек Марк, Родион, Глеб, Саша, Лиза, Лена 500 метрлы дистанцияне җилдән җитез узмаслар иде.
Быел мәктәпкә укырга керергә әзерләнүче бу малай-кызлар һәр көнне чаңгыда узышалар икән. Марк Бедеров, иптәшләрен артта калдырып, иң беренче финиш сызыгын кисеп чыкты. Аларга бүләкләр дә мулдан булды. Александр Михайлов та, Азевоның игелек иясе Людмила ханым Орехова да нәниләрне сөендерергә ашыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев