“Мари чаңгы юллары“нда катнашкан яшьләр – районыбыз горурлыгы
Биш чакрымга узышкан иң көчле чаңгычылар арасында барган узышны тын да алмый күзәтте халык. Бу категориядә әле күптән түгел генә Көньяк Сахалиннан “Азия балалары” кышкы уеннарыннан кайткан Татарстан җыелма командасы әгъзасы, Бима егете Богдан Павлов та бар иде.
Богдан дистанцияне бик тиз һәм матур узды. Әмма аның яшьтәшләре дә төшеп калганнардан түгел иде. Кам.Ключтан Максим Бочкарев һәм Бимадан Сергей Алмазов икесе дә дистанциянең ахырына кадәр икенче урын өчен тырыштылар. Максим дустыннан бары бер секундка гына алданрак финишка килеп җитте. Бу өч көчле чаңгычының пьедесталда урын алуы мари авылларында көчле чаңгычылар үсүе турында сөйли.
Ә менә катнаш эстафетада икенче ел рәттән Пеләмеш чаңгычыларына тиңнәр юк.
Бәйге әнә шулай бик мавыктыргыч узды. Җитәкчеләр призлы урын алучыларның һәммәсен “фирменный“ Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырып сөендерделәр. Әгерҗенең “Әтиләр советы” оешмасы сәркатибе Сергей Мурзин әлеге оешма исеменнән бәйгедә узышкан иң өлкән чаңгычы Валерий Шуматовны бүләкләде.
Ә киләсе елга мари чаңгы юллары кайда уза дисезме? Җавап әзер: Әгерҗедә. Мари чаңгы юллары әләмен тантаналы төстә Әгерҗедән килгән вәкилләр Руслан Иванов һәм Сергей Мурзинга тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев