Милләтләр кроссы-2021 җиңүчеләре игълан ителде
Спорт дөньясында

Милләтләр кроссы-2021 җиңүчеләре игълан ителде

Кәефләр күтәренке иде

18 сентябрь көнне Әгерҗенең Ометов урамында "Милләтләр кроссы-2021" җиңел атлетика бәйрәме кысаларындагы массакүләм стартка спорт сөючеләр җыелды. Ярышлар, гадәттәгечә, "Олимп" комплексы янында узды.

Кыска вакытлы яңгыр да, көтмәгәндә боз явуы да шәһәр спортчыларының җиңүгә омтылышын туктата алмады. Алар төрле яшь категорияләрендә, төрле дистанцияләрдә йөгерделәр.

Көн шактый салкынча булуга карамастан, йөгереш юлында үзләрен сынап карарга сәламәт яшәү рәвешен яратучы йөзләгән кеше килгән иде. Һава торышы күңелле спорт чарасыннан алган тәэсирләрне бер дә бозмады. Катнашучылар күтәренке кәеф һәм азарт белән узыштылар.

Ярышучылар өчен җан атарга килгәннәрнең дә кәефе күтәренке иде.

Җиңүчеләрне сылтама аша узып белергә мөмкин.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев