Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

"Олимп» спорт комплексы территориясендә универсаль мәйданчык ачылды

Тантаналы чара узды

Татарстан Республикасы көнендә Әгерҗедә тагын бер спорт объекты – «Олимп» спорт комплексы территориясендә универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды.

Бу уңайдан тантаналы чара район җитәкчелеге һәм спортчыларның үзләре катнашында узды.

Яңа спорт мәйданчыгы «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында төзелгән, ул «Демография» милли проектына керә. Аның төзелешенә 3 млн. сумнан артык акча киткән.

- Зур теннис өчен мәйданчык булдыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, якын киләчәктә без шул ук мәйданчыкта спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырырга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин.

Спорт җәмәгатьчелеге, шәһәр һәм район халкы массакүләм спорт төрләрен үстерүгә зур игътибар биргәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Бүген яяңа мәйданчыкта беренче уеннар –«Ак Барс Страхование» компаниясе призына волейбол ярышлары старт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев