Районыбыз чаңгычысы Россия күләмендә узучы ярышларда катнаша
Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Богдан ПАВЛОВ бу көннәрдә Татарстан җыелма командасы составында Сыктывкарда Россия күләмендә укучы ярышларда катнаша.
- Кышны минем кебек чаңгы спортын яратучылардан да ныграк көтеп алучы бар микән?! Бу көннәрдә Бима авылында олысы-кечесе чаңгыда җилдерде инде. Ә мин үзем беренче кар яуганда Төмән шәһәрендә җыенда идем. Татарстан җыелма командасы составында 14 егет һәм кыз биредә 20 көн булдык. Күпләп беренче кар явуга да нәкъ менә шунда сөендек. Чаңгы-роллерларны да Төмәндә чаңгыга алыштырдык. Безгә анда көн саен 50-60 чакрымлы дистанция узарга туры килде.
Ә бу чаңгыны тәпи атлап киткәннән бирле үз иткән кеше өчен бу озын ара түгел дип уйлыйм. Без җәй көннәрендә роллерларда да 45әр чакрым йөрибез.
Җыеннан кайткач туган авылымда ике генә көн булырга туры килде. Дүшәмбе мин тагын ерак юлга кузгалдым. Сыктывкарда Россия күләмендә ярышлар уза. Шунда Татарстан данын яклыйбыз.
Ә кыш буена мондый ярышлар бик күп булачак. Мин аларда катнашып матур җиңүләр яуларга дигән максат куйдым. Һәм, әлбәттә, укуга да зыян килергә тиеш түгел. Чөнки минем быел бердәм дәүләт имтиханнары бирә торган елым, – ди Богдан.
Уңышлар һәм җиңүләр телибез аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев