Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Районыбызның яшь чаңгычылары өчен тәүге ярыш узды

Күләгәштә Әгерҗе спорт мәктәбе беренчелегенә ярыш узды. Бу ярыш быелгы чаңгы сезонына старт бирде.

15 градуслы салкын булса да, Красный бор, Бима, Пеләмеш, Кам.Ключ, Байтуган авылларыннан чаңгычылар килде. Тренерлар Евгений Яркеев һәм Геннадий Орехов, Азево авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов 2,5 чакрым озынлыкта чаңгы трассасы ясадылар. Ярышта катнашучылар трассаның уңайлы булуын билгеләп үттеләр.

Үз яшь төркемнәрендә Аделя Семенова, Кирилл Альматов, Зинаида Николаева, Кирилл Семенов җиңүче булып калдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр 17 декабрьдә Бөгелмәгә Әгерҗе районы данын якларга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев