Сарсак-Омгада Федорыч Кубогына волейбол ярышы узды
Спорт дөньясында

Сарсак-Омгада Федорыч Кубогына волейбол ярышы узды

Әлеге турнир быел өченче тапкыр үткәрелде. Өченче ел рәттән Сарсак-Омга командасы җиңү яулады.

Быелгы ярышта барлыгы сигез команда уйнады. Волейболчыларны районның спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева сәламләделәр. Турнирны гомере физкультура укытучысы булып эшләгән Леонд Заитов үзе дә тамаша кылды. Аңа быел 80 яшь тулачак икән.

Ярышта Сарсак-Омга командасы җиңүче булды. Сергей Маркитонов, Дмитрий Панфилов, Ринат Зарифуллин, Сергей Тимофеев, Валерий Данилов, Игорь Богданов, Дмитрий Гавриловтан торган команда Кубокка ия булдылар. Әгерҗе+Кече Пурга, Грахово, Әсән, Алнаш, Тирсә+Иж-Бубый, Кичкетаң, Сарсак-Омга-2 командалары – икенче-сигезенче урыннарда.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев