Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Шахматчы Раил Латыйпов Зәйгә – ярышка җыена

Тимерьюлчылар көне алдыннан тимер юл предприятиеләре арасында үткәрелгән шахмат турнирында эксплуатацион вагон депосында вагоннар караучы-тикшерүче булып эшләүче Раил ЛАТЫЙПОВ беренче урынга лаек булды. Бу җиңү очраклы түгел, чөнки спортның бу төренә мәхәббәт аны гомер буе озата килә. Аның шахмат белән кызыксынуы туган Иж-Бубый мәктәбенең 4 сыйныфында укыганда башлана: шушы ук...

Тимерьюлчылар көне алдыннан тимер юл предприятиеләре арасында үткәрелгән шахмат турнирында эксплуатацион вагон депосында вагоннар караучы-тикшерүче булып эшләүче Раил ЛАТЫЙПОВ беренче урынга лаек булды. Бу җиңү очраклы түгел, чөнки спортның бу төренә мәхәббәт аны гомер буе озата килә.

Аның шахмат белән кызыксынуы туган Иж-Бубый мәктәбенең 4 сыйныфында укыганда башлана: шушы ук мәктәп укучысы Рәфикъ Хәмидуллин малайны шахмат белән таныштыра. Бик ошый аңа шахмат фигуралары.

- Раил абыем бик кызыксынучан минем. Мәктәптә яхшы укыды. Кечкенә вакытта күрше малайлары белән гел шахмат уйнадылар. Күршедә яшәүче Расим бабайдан баянда уйнарга да өйрәнде әле ул, - ди сеңлесе Гөлфия.

Мәктәптә уздырылган ярышларда, Әгерҗедәге Пионерлар йорты тарафыннан оештырылган турнирларда да катнашып тәҗрәбә туплый яшь шахматчы. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда да, туган авылында агроном булып эшләгәндә дә яраткан шөгылен ташламый.

- "Искра" колхозы рәисе Расим Закиров спортчылырны ярата, үзе шашкада уйный иде. Районда уздырылган ярышларга да безне еш алып барды. Спартакидада безнең колхоздан шашка уйнаучылар аз, бик оста уйнаучы Таһир Гәрәев кына иде. Аның уйнавына сокланып, шашканы да үз иттем.

Район спартакиадаларында катнашып алган Диплом һәм Грамоталары бихисап күп аның. 2000-2007 елларда күбрәк икенче урын яулаган булса, соңгы ун елда алган Грамоталары гел беренчелекне алуы турында сөйли. Шашка буенча Кече Пурга районы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда да катнаша ул. Увада үткәрелүче ярышлардан да калмый. Аларда да призлы урыннарга еш лаек була.

Әнә шулай, тәҗрибә туплый-туплый, җиңүләр белән илһамланып республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләргә дә юл ала Раил. Башта Алабуга, Актаныш, Мамадыш, Биектауда, аннан Казанның үзендә дә катнаша. Быел ветераннар арасында үткәрелгән ярыштан икенче урын алып кайткан. "Көчле шахматчылар күп, гел җиңү белән кайтып булмый ", - ди тыйнак әңгәмәдәшем.

- Минзәләгә республиканың җиденче җәйге авыл спорт уеннары ярышына бергә бардык. Раил анда шашка буенча икенче урын алды, - ди шахмат буенча коллегасы, ветеран тимерьюлчы Асаф Әбсәләмов.

Узган уку елында Иж-Бубый мәктәбендә беренче сыйныф укучылары белән шахмат дәресләре алып барган ул. Быел да дәвам итәргә исәбе.

- Шахмат балаларны уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Акылны баета, зиннәтли, - ди ул.

Иж-Бубыйда ел саен элеккеге мәктәп директоры Рөстәм Жиһангәрәев истәлегенә уллары Искәндәр, Марат, Булат ярдәме белән шахмат ярышлары үтүенә бик сөенә. Расим Закиров истәлегенә багышлап үткәрелгән шашка ярышларын да калдырмый.

- Без өйләнешкәндә аңа шахмат "җене кагылган" иде инде. Әле хәзер дә буш вакыты булдымы, интернетта шахмат уйный. Һәр ярышка уңышлар, хәерле юл теләп озатып калам, - ди тормыш иптәше Диләрә ханым.

Ә Раил тагын юлга җыена. Бу юлы - Зәй каласына. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Раил!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев