Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әскать Гарифуллин - Ижау хоккей лигасы-2020 чемпионы

Иң яхшы тренер

Күп еллар Әгерҗе спорт мәктәбендә балаларны хоккей серләренә өйрәтүче Әскать ГАРИФУЛЛИН “Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры“ республика смотр-бәйгесенең “Спортның команда уен төрләрендә осталык һәм камиллек“ номинациясендә өченче урын алды.

Халыкта “көз һәм кыш айларында туган малайлар чыдам һәм гайрәтле булып үсәләр“ дигән гыйбарә яши. Бу сыйфатлар Әскатькә дә хас. Балачагыннан ук ул да күп яшьтәшләре кебек спортка тартыла. Малайлар җәен футбол тубы типсәләр, кышын хоккей тартмаларында тимераяк тавышлары тынып тормый. 

70нче елларда Советлар Союзының җыелма хоккей командасына тиңнәр булмый. Олысы-кечесе авызыннан легендар спортчылар Мальцев, Фирсов, Харламов исемнәре төшми. Хоккей белән “җенләнгән“ Ижау малае Әскать тә, кумирлары кебек булу ниятеннән,   7 яшендә “Ижсталь“ хоккей клубына килә. Ә буш вакытларында һәм ялларда ул хоккей тартмасында шөгыльләнә. Ул яшәгән “татар базары“нда хоккей мәйданчыгы яшүсмерләрнең иң яраткан урынына әверелә. 

“Алтын алка“ турнирының да иң популяр еллары була ул. Әлеге ярышларда ел саен 15әр команда көч сынаша, көч бирергә йөзләгән җанатар килә. Әскать уйнаган команда еш кына чемпион исемен яулый. Соңыннан хоккейчы Әскать Гарифуллин Удмуртия чемпионатында һәм Россия беренчелегенә узган ярышларда беренчелекне яулый.    

Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре "газетасының яңа санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев