Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

"Водоканал" ширкәте Кубогы Ижауга китте

Менделеевск икенче урында

27 март көнне Әгерҗедә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында "Водоканал" ширкәте Кубогына хоккей буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының ачык беренчелеге узды.

Ярышларда дүрт команда катнашты. Алар - Ижау шәһәреннән "Заря" командасы, Менделеевскидан "Лигры" командасы, Свердловск өлкәсеннән "Дельта" һәм турнир хуҗалары - "Спутник" командасы.

Хоккей турниры иртә таңнан башланды һәм кичкә кадәр дәвам итте. Көн дәвамында хоккейчылар җиңү өчен көрәштеләр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча "Водоканал" Кубогына Ижау шәһәреннән "Заря" командасы ия булды. Икенче урында Менделеевск хоккейчылары - "Лигры" командасы, өченчедә әгерҗелеләр, дүртенче урында - Свердловск өлкәсеннән "Дельта" командасы.

Шулай ук иң яхшы хоккейчылар төрле номинацияләрдә билгеләнде.

"Иң яхшы капкачы" номинациясе - Широков Тимофей (Ижау, "Заря" командасы")

"Иң яхшы сакчы" номинациясе - Клещев Владислав (Әгерҗе, "Спутник" командасы")

"Иң яхшы һөҗүмче" номинациясе - Сәфәров Гадел (Әгерҗе, "Спутник" командасы")

"Иң яхшы уенчы" номинациясе - Сарамоков Кирилл (Менделеевск, "Лигры" командасы")

"Эффектный гол" номинациясе - Бакасов Артур (Әгерҗе, "Спутник" командасы").

Фотоларны сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев