18 яшьлек кыз сөйгән егете белән бер көнне үлгән
Язмышлар

18 яшьлек кыз сөйгән егете белән бер көнне үлгән

Гомерләре бер мизгелдә өзелгән

Италиянең фигуралы шуучысы, 18 яшьлек Элли Матуццо автоһәлакәттә үлгән. Бу турыда La Gazzetta dello Sport порталына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Кыз кияве белән Fiat 500 машинасында була. Машина Сан-Марино шәһәре янында трассада каршы як полосага чыга һәм башка автомобильгә бәрелә. Кияү белән кәләш урында ук үлә, башка машина йөртүчесе дә җитди имгәнә.

Элли Матуццо Италия җыелма командасы составында дөнья чемпионатында катнашкан. Турнир Швейцариядә юниорлар арасында синхрон шуу буенча булган. Буш вакытында ул автомобильләр ярышында катнашкан, диелә хәбәрдә.

Фото: социаль челтәрләр

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев