Язмышлар

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры булды

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте. Премьер-министр вазифасын Алексей Валерьевич Песошин башкарачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Илдар Халиков эшеннән 3 апрель көнне үз теләге белән киткән иде. Алексей Валерьевич Песошин...

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте.

Премьер-министр вазифасын Алексей Валерьевич Песошин башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Илдар Халиков эшеннән 3 апрель көнне үз теләге белән киткән иде.

Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.

2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасын башкарды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев