Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

«Баламны җирләдем, алга таба ничек яшәргә белмәдем»

5 балалы ана кеше фатирында көн күрә

Күп балалы ана 15 елдан артык арендага алынган фатирларда яши. 34 яшьлек Айгөл Хәкимова, чит кеше почмакларында яшәүдән арып, «фатир мәсьәләсеннән» котылу өчен күп нәрсәгә әзер булуын әйтә. Бу хакта Интертат яза.

«Балаларың бүтән булмаячак, диделәр»
– Чаллыга мин 2007 елда 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң килдем. Мине үз янына ул вакытта аерым яшәүче әтием алды. Сәүдә көллиятенә укырга кердем, әмма диплом алмадым, яшәр өчен акча эшләргә кирәк иде,– дип сөйли яшь хатын.

Айгөл беренче ире белән Азнакайда, дусты белән кунакка баргач таныша. 2009 елда аларның кызлары туа.

– Баламны иремнең туган ягында таптым, хәзер моңа бик үкенәм. Анда баламны операция белән таптырдылар. Әлегә кадәр колагымда табибның: «Операция ясарга кирәк, югыйсә син мине төнлә уятачаксың», – дигән сүзләре тора. Бала тапканнан соң, 19 теккән эз калды. Башка балаларың булмаячак, диделәр. Ул вакытта миңа 20 яшь иде, – дип искә ала Айгөл.

Балага 3 ай булганда, ирен армиягә алалар. 1 елдан соң ул кайта, һәм гаилә Чаллыга күченә. Ире Әлмәткә эшкә йөри башлый. 2013 елда алар аерылышалар.

Икенче ире гел командировкада була – төньякта эшли.

– Без элеккеге тулай торакта 3 бүлмәле фатир кебек эшләгән торакны арендага алып тордык. Хуҗасы аны ипотекага алырга тәкъдим иткән иде, шуннан баш тартканым өчен әле дә үкенәм. Күрәсең, кирәкмәгән киңәшләрне тыңлаганмын, – ди Айгөл.

Икенче никахы та озакка сузылмый. Табибларның сүзләре дә дөрес булып чыкмый, хатынның 2 баласы туа: 9 яшьлек кызы хәзер 3нче сыйныфта, малае 1нче сыйныфта укый.

«Баламны җирләдем һәм алга таба ничек яшәргә белмәдем»
2018 елда Айгөл соңгы ире белән таныша. Икесенең дә тамырлары авылдан, икесе дә мөстәкыйль, өлгергән. Уртак яклары да күп була.

– 2019 ел башында балага узганымны белдем. Баланы калдырырга теләмәдем. Табиблар мине моңа кадәр дә кисәтеп килгән иде. «Өч операция – чик. Үзеңне дә куркыныч астына куясың, балаңны да күтәрә алмаячаксың», – диделәр. Ләкин ирем нык торды. Чөнки, аның әйтүе буенча, медицина күрсәтмәләре буенча, аның баласы булу ихтималы бик аз булган. Шуңа күрә ул миннән бу баланы табуымны сорады, – дип сөйли чаллылы ханым.

Айгөл даими рәвештә табиблар күзәтүе астында була. Казанга тикшерүләргә бара. Бала тугач, кызын шунда ук реанимациягә урнаштыралар.

Бала тапканнан соң 1 ел үткәч, Айгөл кабат балага уза, малае туа, ләкин берничә көннән соң ук бу баласы үлә. Айгөл ел ярым депрессиядә була, яшәргә теләми. Балалары гына туктатып кала. Ире белән аерылышалар, ләкин соңыннан ул аның тормышына кабат әйләнеп кайта.

2022 елда Айгөл үзенең алтынчы йөклелеген шок буларак кабул итә. Баладан котылу юлын эзли башлый. Беркем дә аңа аборт ясарга алынмый, хәтта түләүле поликлиникаларда да. Пациент операция өстәлендә үләчәк, дип куркып, барысы да тукталып кала. Айгөлнең улы туа. Малай 3 атна дәвамында ИВЛда реанимациядә ята. Шулай ук балада хәрәкәт функциясе бозылу күзәтелә: 1 яшь тә 3 ай булуга карамастан, ул йөрми. Баланың әтисе гаиләдән тулысынча китә.

«Балалар турында белгәч, бәяләрне арттыралар»
Айгөл Хәкимованың гаиләсе хәзерге вакытта балалар пособиесенә генә яши. Җәй көне, олы балаларының каникуллары булганда, әниләре өстәмә эштә эшли. Хәзер, олы балаларның укулары башлангач, һәм кечкенә баланы калдырырга кеше булмагач, хатын кабат эшсез калган.

Торак белән дә проблемалары барлыкка килгән.

– Мин Оренбург өлкәсендә теркәлгән – инде 23 ел элек үлгән бабамның өендә, ул йорт инде җимерелеп беткән, – дип аңлата хатын.

Чаллыда аның теркәлү өчен торагы юк. Шуңа күрә гаилә бернинди программаларда да катнашмый, ташламалы торакка да чиратта тормый.

Сорау туа: ә әтиләре ничек? Алар балаларны тәрбияләүдә катнашалармы?

– Беренче ирем акча, азык-төлек белән ярдәм итә. Кирәк-яракларны да сатып ала. Соңгы иремнән бернинди дә акча юк. Рәсми рәвештә ул эшкә урнашмаган. Аның төп кереме – шабашка, – ди Айгөл.

Күп балалы гаилә өчен иң авыр мәсьәлә – торак мәсьәләсе. Беркем дә 5 балалы әнине фатирына кертергә теләми. Соңгы тапкырында Айгөл 1 ай дәвамында арендага торак эзләгән.

– Риэлторлар, минем ничә балам барлыгын белгәч, шунда ук үз хезмәтләренә бәяләрне арттыралар. Ә фатир хуҗалары шунда ук баш тарта. Дөресен әйтәм, балаларымның чын санын яшергәнем дә булды, – ди хатын.

Хәзер ул 2 бүлмәле фатир арендалауга ярдәм итүләре өчен чын күңелдән шатлануын белдерә.

Соңгы 3-4 айда Чаллыда аренда торагына бәяләр кискен күтәрелгән. Хәзер Айгөл фатир өчен 20 мең сум түли һәм коммуналка өчен 5-6 мең сум. Өч баласы укый. Мәктәпкә бару-кайту өчен кимендә 200 сум акча китә. Беренче сыйныф укучысын Айгөл үзе озата бара. Нәтиҗәдә, транспорт чыгымнары айга кимендә 6 мең сумга төшә.

«Торак» сүзен әйткәндә, хатынның тамагына төер утыра
– Үз почмагыбыз булу – хыял. Шәһәрдә аз керемле кешеләр арендага ала алсын өчен социаль торак булса иде. Әмма, кызганыч, Чаллыда андый әйбер юк, – ди хатын.

Айгөл авылда яшәү вариантын карый, ләкин ул шәһәрдән ерак булмаска тиеш, чөнки 2 баласы медицина ярдәменә мохтаҗ.

Айгөл Хәкимова үзенә олы кызының хыялын тормышка ашыру һәм аңа Көнчыгыш телләре белән бәйле һөнәр алырга ярдәм итү максатын да куйган.

– Ул 2 ел япон телен өйрәнә, уңышлары да бар һәм тәрҗемәче булырга хыяллана. Мин аңа яхшы белем бирергә тиеш, – ди әнисе.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Авторы: Эльвира Мөхәммәтдинова

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев