Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Бүген – Көлке көне

1 апрель - Көлке көне белән, дуслар! Шаярып, елмаеп яшик! Алдыйбыз да, алданабыз Көлке көне килә, дибез, Ә үзебез алдыйбыз. Әллә алдау, әллә көлү Һич аера алмыйбыз. Алдыйбыз да, алданабыз, Сөенәбез: бергә-бер. Елмаешып, көлеп алгач Күңелле бит, барыбер. Алдасак та, чынлап түгел, Тик көләр өчен генә! Көлке көне югалтмасын Көлдерер...

1 апрель - Көлке көне белән, дуслар! Шаярып, елмаеп яшик!

Алдыйбыз да, алданабыз

Көлке көне килә, дибез,

Ә үзебез алдыйбыз.

Әллә алдау, әллә көлү

Һич аера алмыйбыз.

Алдыйбыз да, алданабыз,

Сөенәбез: бергә-бер.

Елмаешып, көлеп алгач

Күңелле бит, барыбер.

Алдасак та, чынлап түгел,

Тик көләр өчен генә!

Көлке көне югалтмасын

Көлдерер көчен генә.

Кояш булып үзе көлсен,

Елмайтсын әниләрне.

Бишекләрдә чырык-чырык

Көлдерсен бәбиләрне.

Елмаю керер һәр йортка

Шаяру, Көлке көнендә.

Чыгармагыз, өйләрдә ул

Калсын гомер-гомергә.

Көлке көнен бер көн түгел,

Әйдә, гомерлек итик.

Кояш булып яшик җирдә.

Елмаю бүләк итик!

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев