“Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында “Яз. Табигать. Мин“ бәйгесе
Табигать кочагында фотога төш тә безгә юлла. Май бәйрәмнәре якынлашканын сизепме, соңгы көннәрдә кояш та нурларын мулдан сибә. Табигать көннән-көн яшәрә, матурлана. Күпләрегез табигатькә чыгу турында матур планнар да кора торгандыр. Нәкъ менә табигатьтә ял итәргә яратучылар өчен "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Яз. Табигать. Мин" дигән фотобәйге игълан итәргә булдык....
Табигать кочагында фотога төш тә безгә юлла.
Май бәйрәмнәре якынлашканын сизепме, соңгы көннәрдә кояш та нурларын мулдан сибә. Табигать көннән-көн яшәрә, матурлана. Күпләрегез табигатькә чыгу турында матур планнар да кора торгандыр. Нәкъ менә табигатьтә ял итәргә яратучылар өчен "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Яз. Табигать. Мин" дигән фотобәйге игълан итәргә булдык.
Паркта, елга буенда, урманда, кыскасы, матур табигать кочагында төшкән фотогызны (быел төшкән булу мәҗбүри түгел) 2нче майга кадәр редакциянең agr-vesti@ mail.ru электрон почтасына, Вконтакте, Однаклассники социаль челтәрләренә юллагыз. Исем-фамилиягезне, рәсемдә кемнәр булуын, кайда ял итүегез турында язарга онытмагыз.
Тавыш бирү 3 майда башлана. Нәтиҗә 10 майда ясала. Иң күп тавыш җыючыны бүләк көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев