Әгерҗе районы башлыгы Төркиядән эшлекле сәфәрдән кайтты
Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты.
Районның предприятие-оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә Валерий Владимирович әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- ЮНЕСКО эгидасы астында, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасы (ОГМВ) ярдәме белән узучы "Мирас, балалар,...