Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Әгерҗе кешесе мошенниклар кармагына эләккән

Татарстанда интернет челтәре, кәрәзле телефон элемтәсе һәм банк картасыннан файдалануга корылган яңа мошенниклык ысулы барлыкка килде. Башта билгесез кеше, кәрәзле телефонга шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аннан сезнең банк картасы счетында 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр компенсация барлыгын әйтә. Әмма аңа блокировка куелган һәм аны юкка...

Татарстанда интернет челтәре, кәрәзле телефон элемтәсе һәм банк картасыннан файдалануга корылган яңа мошенниклык ысулы барлыкка килде.

Башта билгесез кеше, кәрәзле телефонга шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аннан сезнең банк картасы счетында 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр компенсация барлыгын әйтә. Әмма аңа блокировка куелган һәм аны юкка чыгару өчен счетка 10 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акча салырга кирәк, имеш. Башы буталган кеше тиешле сумманы күчергәннән соң тагын күпмедер акча кирәклеген хәбәр итәләр. Шулай итеп, шалтырату берничә тапкыр кабатлана.

Әгерҗедә яшәүче берәүне мошенниклар әнә шул ысул белән "кармакка каптыралар". Төрле телефоннардан шалтыратып башта 19600 сум, аннан 30 мең сум акча күчерттерәләр. Әле ярый, моның мошенниклык икәнлеген аңлап, полиция бүлекчәсенә хәбәр итә ул.

Ришат ЮЗЕКАЕВ,

җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев