Язмышлар

Хор.Ключтан Гафият ага Масков котлаулар кабул итә

Бүген Хор.Ключта яшәүче Гафият ага Масков 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров котладылар. 14 яшендә колхозда кырчылык эшендә эшли башлаган Гафиятнең гомере туган авылына хезмәт итеп уза: озак еллар бригадир, тәэминатчы булып эшли ул. Яхшы...

Бүген Хор.Ключта яшәүче Гафият ага Масков 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров котладылар.

14 яшендә колхозда кырчылык эшендә эшли башлаган Гафиятнең гомере туган авылына хезмәт итеп уза: озак еллар бригадир, тәэминатчы булып эшли ул. Яхшы эшләгәне өчен бик күп Хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Гомере буе халык сәламәтлеге сагында торган җәмәгате Рәмзия апа белән дус-тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка озатканнар, барысына да югары белем биргәннәр. Бер кызларын вакытсыз җир куенына салу гына йөрәкләренә төзәлмәс яра салган.

Рәмзия апа белән Гафият абый - районда иң озак бергә яшәүче парларның берседер. Алар менә инде 66 ел иңне-иңгә куеп атлыйлар. Әле бүген дә бер-берсенә тирән хөрмәт белән караучы бу парның тормыш һәм хезмәт юлы - һәркайсыбызга үрнәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев