Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит
Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясе старт алды. Ул 24 мартка кадәр дәвам итә. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, "ак үлем" сазлыгына батучыларга ярдәм күрсәтүне, наркотиклар белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә кесә калынайтучыларга тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй...
Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясе старт алды. Ул 24 мартка кадәр дәвам итә.
Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, "ак үлем" сазлыгына батучыларга ярдәм күрсәтүне, наркотиклар белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә кесә калынайтучыларга тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән "ышаныч телефонына" шалтыратыгыз.

Эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә:
мәгариф идарәсе: 22980;
халыкны социаль яклау идарәсе: 21086;
район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты: 22694;
прокуратура: 22444.
Көн саен тәүлек әйләнәсе:
Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге: 21232, 21700, 89625749382.
Һәр очракта да сезнең шалтырату сер булып кала. Наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев