Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады.
Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады. Бу турыда ТАСС, дәүләт җитәкчесе матбугат хезмәтенә сылтама белән, хәбәр итте.
Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде. Сәүдә комплексында чыккан янгында кимендә 64 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар булуы билгеле.
("Татар-информ").
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев