Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Сак булыгыз: Кече Пургада кош гриппы табылган

Әгерҗе янәшәсендә генә урнашкан Кече Пурга районында шәхси хуҗалыкта кош гриппы табылган. Шул исәптән, Әгерҗе дә биш радиуста куркыныч зонага керә. Иж-Бубый авылы, 10 километр радиуста, күзәтү зонасына эләгә. Әлеге йогышлы авыруның чыганагы кыргый кошлар булырга мөмкин дип фаразлана. Кош гриппы - йорт, авыл хуҗалыгы кошларына һәм кешеләргә якын урыннарда...

Әгерҗе янәшәсендә генә урнашкан Кече Пурга районында шәхси хуҗалыкта кош гриппы табылган. Шул исәптән, Әгерҗе дә биш радиуста куркыныч зонага керә. Иж-Бубый авылы, 10 километр радиуста, күзәтү зонасына эләгә.

Әлеге йогышлы авыруның чыганагы кыргый кошлар булырга мөмкин дип фаразлана. Кош гриппы - йорт, авыл хуҗалыгы кошларына һәм кешеләргә якын урыннарда яшәүче кыргый кошларга зыян китерүче йогышлы авыру ул. Әлеге авыруның кешегә йогу куркынычы да бар. Гриппның чыганагы - авыру кошлар. Вирус кошларда ике айга каләр саклана.

Ул азык, йомырка, үлгән һәм үтерелгән кош түшкәләре, йоннары һәм башкалар аша күчәргә мөмкин. Шулай да, гадәттә, вирус сулыш органнары аша йога. Әмма аның азык эшкәртү органнары, шулай ук күз аша күчү ихтималы да бар.

Авыруның беренче билгесе: кош ашамый һәм эчми башлый. Аның йомырка салуы кинәт кенә кими, үз-үзен тотышы, кикригенең төсе үзгәрә. Шулай ук тәпиләренең, күзләренең төсе үзгәрүе ихтимал. Тагын бер билге - кошларның күпләп үлүе.

Авыруның гадәти булмаган формасы да очрый. Анысын йоктырган очракта күзгә күренә торган бернинди билгеләр дә күзәтелми. Үлем очраклары да сирәк була. Мондый кошлар аеруча куркыныч, чөнки тыштан сәламәт булып күренсәләр дә, алар вирус йөртүчеләр булалар.

Кош гриппын дәвалау ысуллары әлегә уйлап табылмаган, шуңа күрә авыру кошны, гадәттә, юкка чыгаралар.

Дәвалау ысуллары булмаганлыктан, авыруны кисәтүнең иң үтемле юлы - кошларны тышкы якка чыгармау. Шулай ук читтән терлекләр һәм кошлар кертү өчен тиешле ветеринар документлар булу шарт. Азыкны ябык биналарда сакларга кирәк. Суны да бары коедан яки колонкадан гына агызып эчертү мөһим.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә үтәү зарур. Кошларны махсус киемдә генә карарга, ашатырга ярый. Киемнәрне даими рәвештә чистартып, юып торырга кирәк.

Авыру кошларның бүлендекләре, үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, шулар аша кешегә йогарга мөмкин.

Шулай ук кош итен кулланыр алдыннан +70 градус температурада эшкәртергә кирәк. Йомырканы кимендә 6 минут пешерү зарур. Әлеге температурада кош гриппы вирусы үлә. Чи йомырка, йомырка тәбәсе кебек ризыклар куллану киңәш ителми. Әгәр үлгән кош түшкәсенә тап буласыз икән, кичекмәстән 24613, 24642 телефоннары буенча ветеринария берләшмәсенә шалтыратыгыз. Кошларда кош гриппы белән авыру билгеләрен тойсагыз да шушы ук телефоннарга хәбәр итүегезне үтенәбез.

Айрат ХӘНӘФИЕВ,

ветеринария берләшмәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев