Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тирсәдә яшәүче Муллахмәтовларда бәйрәм арты бәйрәм

Хәзерге заман баласын 14 яшендә кочегар итеп күз алдына китерә аласызмы? Шәхсән мин - юк. Ә менә Наилгә 14 яшендә колхоз рәисе зур терлекчелек фермасының күмер ягып җылыта торган котельныен ышанып тапшыра. Шул яшеннән башлап эштән туктаганы юк аның. Алтмышына килеп җиткән Наил МУЛЛАХМӘТОВның хезмәт стажы - 46 ел. Шуның...

Хәзерге заман баласын 14 яшендә кочегар итеп күз алдына китерә аласызмы? Шәхсән мин - юк. Ә менә Наилгә 14 яшендә колхоз рәисе зур терлекчелек фермасының күмер ягып җылыта торган котельныен ышанып тапшыра.

Шул яшеннән башлап эштән туктаганы юк аның. Алтмышына килеп җиткән Наил МУЛЛАХМӘТОВның хезмәт стажы - 46 ел. Шуның 35 елдан артыгын ул руль артында уздырган.

- Безнең заманда 4-5 классны бетерү белән җәйге каникулда колхозда эшләү гадәти күренеш иде бит. Печән өстендә ат белән чүмәлә тарттыруның рәхәтлеген бүгенге авыл малайлары белми шул инде, - дип сөйли үсмер еллары турында Наил.

Ишле гаиләдә әнисе Асия апага гына ялгызы алты баланы аякка бастыруның җиңел түгеллеген олыларча аңлаган Наил, сигезенчене тәмамлагач ук, ныклап эшкә керешергә дигән ныклы карарга килә. Ташкүмер яга торган котельныйда тузанга буялып эшләү яшүсмер малайга җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма Наилме соң инде зарлана торган малай?! Әнисенә хезмәт хакы алып кайтып бирү аның өчен иң зур шатлык була.

Ул заманда кайсы гына авыл малае машинада эшләү турында хыялланмады икән?! Наилнең дә колхозның иң алдынгы шоферы Миргазиз абыйсы кебек ЗИЛ машинасында эшләү иң зур хыялы була.

Наилгә армиядән кайткач бирәләр мондый машинаны. Әмма ул күптән инде "списать" ителгән, автопаркта металлга тапшыруны көтеп ташландык хәлдә ята.

- Колхозда буш машина булмаганлыктан, вакытлыча гына дип шул тимер атны биргәч, шофер абзыйлар "энекәш, газап чикмә, барыбер ерып чыга алмассың бу машинаны, аның эчендә бер төзек часть та юк бит" , дип бераз кәефне кырганнар иде, - дип Наил үткәннәрен искә ала бүген.

Көннәр буе машина астыннан чыкмый егет. Бердәнбер көнне машинаны кабызып, Наилнең урам әйләнеп кайтуын күргәч карт шоферлар да "телсез калалар". Барысын да шаккатырып, шул "списанный" машинада тагын алты ел (!) эшли әле Наил. Хәтта Казан, Чаллы кебек ерак аралардан да йөкләр ташый.

Өр-яңа КамАЗ машинасын бирүләре Наилнең тормышында иң бәхетле көн була. Эш өчен үлеп торучы шофер ерак рейслардан кайтып керми.

­- Төнлә Казаннан йөк төяп кайтып, иртән тагын ерак араларга чыгып киткән чаклары бик күп булды. Машинасы бераз көйсезләнеп торса, ул аны төнлә карап-төзәтеп, икенче көнне юлга чыгып китә иде, - дип искә ала җәмәгате Гүзәлия.

- Үзем эшләгән машиналар миңа хатыным һәм балаларым Айнур, Аидә кебек кадерле булды. Машинадан башка яши алмыйм мин, - ди Наил үзе дә.

Ул елларда XXII партсъезд исемендәге колхозда гына түгел, авылдашымның районда иң алдынгы шоферлар рәтендә барган чакларын мин дә яхшы хәтерлим әле. Яхшы эшләгәне өчен аны Чехословакиягә сәяхәт юлламасы, ВДНХның бронза медале белән дә бүләкләделәр. "Әгерҗе хәбәрләре"ндә машина "җене" кагылган Наил турында, әнә, никадәр язмалар басылган. Гүзәлия ханым аларны җыеп барып, оныкларына бабалары турында бик матур альбом ясаган.

Соңгы елларда "Брус" предприятиесендә эшләүче авылдашым турында гел мактау сүзләре генә ишетү бигрәк рәхәт күңелгә.

- Аның белән иң катлаулы разведкага барырга була дип нәкъ менә Наил кебекләр турында әйтәләр инде. Иң ышанычлы, теләсә нинди эшне җиренә җиткереп эшләүче иң шәп шоферыбыз ул безнен, - ди җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

...Бу көннәрдә Муллахмәтовларның Тирсә авылындагы Үзәк урамына нур чәчеп торучы мәһабәт йортларыннан кунаклар өзелми. Чөнки февраль ае юбилейларга бай аларның. Гаилә башлыгына - 60, хуҗабикәгә - 55, бергә торуларына 35 ел. Алдагы гомер юлларыгызда да мондый бәхетле көннәрегез күп булсын сезнең, авылдашларым!

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев