Тәҗрибәле сатучы бакчачыларга яшелчә орлыклары сайларга ярдәм итә
Бакча сезоны башланыр вакыт җитә. Бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучыларның күбесе нәкъ менә хәзер орлык сатып алу мәшәкатьләре белән йөри. Кече базарда әгерҗелеләрне төрле яшелчә, чәчәк, җиләк орлыклары, бакча кирәк-яраклары белән ел дәвамында тәэмин итүче Анастасия ДУНАЕВА яныннан да бу арада халык өзелми. Ижауда туып-үскән, алты ел элек Әгерҗегә күченеп кайткан...
Бакча сезоны башланыр вакыт җитә. Бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучыларның күбесе нәкъ менә хәзер орлык сатып алу мәшәкатьләре белән йөри.
Кече базарда әгерҗелеләрне төрле яшелчә, чәчәк, җиләк орлыклары, бакча кирәк-яраклары белән ел дәвамында тәэмин итүче Анастасия ДУНАЕВА яныннан да бу арада халык өзелми. Ижауда туып-үскән, алты ел элек Әгерҗегә күченеп кайткан Настяның сәүдә өлкәсендә ун еллык тәҗрибәсе бар.
- Мин тәкъдим итә торган орлыклар безнең җирлектә сыналган. Аларның уңышы ел, нинди килүгә карамастан, мул була, - ди Настя һәм бакчачыларга орлык сайлауда үз киңәшләрен җиткерә.
ПОМИДОР
Итләч, тыгыз, эре помидор яратучыларга "АЛСУ" сорты кулай. Ә менә маринадлау өчен "ХАЙПИЛ" сортын утыртсагыз, ялгышмассыз. Ул - тыгыз һәм бик баллы томат. Уртача зурлыктагы "ХЛЫНОВСКИЙ" сорты да соңгы елларда бик популярлашты. Аның үрентеләре ачык һавада да яхшы үсә, әмма теплицада уңышы аеруча күп була. Бу сортларны халык үрентеләре кыска булган өчен яратып ала.
Биек булып үсә торган эре помидорлардан "ПУЗАТА ХАТА" һәм "СТО ПУДОВ" сортларын тәкъдим итәм. Аларның помидорлары 500-600 граммга кадәр җитә. Ике метрга кадәр үсүче "ИНТУИЦИЯ"нең помидорлары тәлгәш-тәлгәш була. Йөзәр граммлы бу помидорлар тозлау өчен бик яхшы.
Помидорларыгызның мул уңыш бирүен теләсәгез, фитофтора авыруына каршы "Ордан" препаратын алырга онытмагыз. Помидорлана башлагач, үренте яфракларын, яңа чыгып килә торган бәби үсентеләрен жәлләмичә өзегез.
ТАТЛЫ БОРЫЧ
Куб формасында булган кызгылт "ЖАР ПТИЦА", "КАЛИФОРНИЙСКОЕ ЧУДО", сары төстәге "ЗОЛОТОЙ ТЕЛЕЦ", очлы формадагы кызыл "ЗДОРОВЬЕ" дигән сортлар мул уңышлары белән сөендерәләр. Теплицалары булмаган бакчачыларга бу сорт орлыкларны февраль ахырында чәчәргә киңәш итәм.
КЫЯР
Үзеннән-үзе серкәләнә торган вак сортлы "КУРАЖ", уртача зурлыктагы "ЕМЕЛЯ" орлыкларын чәчсәгез, уңышын җыеп бетерә алмассыз. Кыярлары кетердәп тора, вак орлыклы, ашарга да тәмле, тозлау, маринадлау өчен дә бик кулай.
ЧӘЧӘК
"ПЕТУНИЯ", "ЛОБЕЛИЯ", "ВЕРБЕНА" чәчәк орлыкларын савытларга 20 февраль тирәсендә чәчәргә кирәк. Күп бакчачылар "ЦИНИЯ", "БАРХАТЦЫ", "АЛИССУМ"ны мартта ук чәчәләр. Башка төрләрне чәчәргә әле бик иртә.
В рамку
Хөрмәтле бакчачылыр! Ә сез яшелчәләрнең нинди сортларына өстенлек бирәсез? Бу турыда безнең белән дә уртаклашыгыз. Хәбәрләшү өчен телефон: 22962.
Лилия РӘСУЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев