Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ут күршеләребездә булган фаҗига безне дә сагаерга мәҗбүр итә

Узган пәнҗешәмбедә Ижауда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелү турындагы хәбәр безне дә кайгыга салды. ЙӨЗГӘ ЯКЫН КЕШЕ - ТОРАКСЫЗ - Нәкъ шул вакытта мин оныгымны автобуста инглиз теле буенча занятиегә алып бара идем. Шартлаудан автобус селкенеп куйгандай булды. Транспортта алга таба барырга рөхсәт итмәделәр, шуңа занятие...

Узган пәнҗешәмбедә Ижауда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелү турындагы хәбәр безне дә кайгыга салды.

ЙӨЗГӘ ЯКЫН КЕШЕ - ТОРАКСЫЗ

- Нәкъ шул вакытта мин оныгымны автобуста инглиз теле буенча занятиегә алып бара идем. Шартлаудан автобус селкенеп куйгандай булды. Транспортта алга таба барырга рөхсәт итмәделәр, шуңа занятие булучак бинага җәяү барырга туры килде. Шартлаудан куркып елый башлаган оныгымны көчкә тынычландырып кертеп җибәрдем дә үзем тәрәзә янына барып бастым. Ул чакта торак йорт ишелгәнен аңлаган идем инде. Әлеге урынга тиз арада ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция машиналары килеп җитте, - дип сөйли элеккеге мөхәрриребез Рәмзия апа Зарипова.

Фаҗига булган урында төне буе коткаручылар эшләде. Удмуртия коткаручыларына ярдәмгә Татарстан, Башкортостан вәкилләре дә җәлеп ителде. Россия гадәттән тыш эшләр министры Владимир Пучков эзләү-коткару эшләрен контрольдә тоту өчен фаҗига булган урынга үзе килде.

Удмуртская урамында йорт җимерелү нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, шуның икесе - бала. Аларның берсенә нибары - 8, икенчесенә 13 яшь булган. 11, 12 ноябрь Удмуртиядә матәм көннәре дип игълан ителде.

Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә 32 фатир тулысынча җимерелеп, йөзгә якын кеше тораксыз калды. Республика җитәкчелеге аларны фатирлы итү мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк дип ышандыра. Башка подъездларда яшәгәннәрне вакытлыча санаторий һәм профилакторийларга, балалар лагерьларына урнаштырдылар.

- Минем бертуган энем Ленар Нургалиев әлеге йортның икенче подъездында, өченче катта яши. Шартлау ишетелгәндә җәмәгате белән икесе дә өйдә булганнар. "Стеналар селкенә башлагач, куркып чыгып йөгердек", - дип сөйли энем. Аларны "Березка" лагерена урнаштырганнар. "Унар мең сум акча бирделәр, сухой паек тараттылар. Ярдәм итүчеләр бик күп. Бер таныш булмаган кешеләр дә булышалар", дип сөйли энем, - ди Ямурзадан Ләйсән Мазикова. - Фатирларына кайчан кайтасылары әлегә билгеле түгел. Беркөнне документларын алып чыгарга гына рөхсәт иткәннәр. Шуннан эшкә йөриләр.

Җимерелгән йортта яшәүчеләргә унар мең сум, һәлак булучыларның гаиләләренә һәркайсы өчен берәр миллион сум, юкка чыккан милек өчен 50-100 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

- Һәр очрак аерым каралачак. Социаль түләүләр буенча Россия Карары һәм Удмуртия норматив актларында күрсәтелгәннәрнең барысын да үтәячәкбез, - дип белдерде республика башлыгы Александр Бречалов.

ХУҖА ҮЗЕ ҖАВАП ТОТАЧАК

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак объектларның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерүне йөкләде.

- Кызганычка каршы, мондый күңелсез хәлләр булып тора. Бу регламентны бозганга яки җитди куркыныч тудыра торган җиһазларга сак карамау нәтиҗәсендә килеп чыга, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент һәр районда газ җиһазларыннан дөрес файдалану буенча халык арасында аңлату эшләре алып баруны да йөкләде.

- Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан дөрес файдалану, җиһазларның имин эшләвен тәэмин итү турыдан-туры елына бер тапкыр уздырыла торган техник хезмәт күрсәтүгә барып тоташа. Ни кызганыч, күп кенә райондашларыбыз моның мөһимлеген аңламыйча, слесарьларны өйләренә йә фатирларына кертмәскә тырышалар. Бәхетсезлек килеп чыккан очракта мондый хуҗаларга тулысынча үзләренә җавап тотарга туры киләчәк, - ди район газ-экплуатация хезмәте начальнигы Рамил Гыймазов.

Йорт йә фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү барышында башкарылырга тиешле эшләрнең исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән расланган.

- Әлеге исемлек һәр слесарьның кулына бирелә. Техник хезмәт уздыру барышында хуҗа аның әлеге исемлектә күрсәтелгән эшләрнең үтәү-үтәмәвен шәхсән үзе контрольдә тота ала, - ди Рамил Вәгыйзович.

Чыннан да, газ җиһазлары белән эшләүдә төгәллек, сакчыл караш бик тә мөһим. Шуңа күрә техник хезмәт уздыруны да үзебез һәм якыннарыбызның иминлеге өчен кирәкле чара дип кабул итә белергә кирәк. Ижауда булган бәхетсезлек очрагы бер саксыз карашның күпме кайгы алып килүен ачык күрсәтте. Ә кайгы килгәч кенә үкенүдән файда юк...

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев