Хөрмәтле укучыларыбыз! Кадерле кешеләрегезнең гомер бәйрәменә шигырь эзләп аптырыйсызмы, без тәкъдим иткән котлаулар күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз. Гомерләрнең һәр көне кадерле, Тыныч таң атуы - зур бүләк. Шул бүләккә бүләк булып син дә Яшисең гел изгелек түләп. Юбилейда нәрсә теләсәк тә Алыштыра алмас саулыкны. Аллаһ насыйп итсен имән кебек...
Хөрмәтле укучыларыбыз! Кадерле кешеләрегезнең гомер бәйрәменә шигырь эзләп аптырыйсызмы, без тәкъдим иткән котлаулар күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.
Гомерләрнең һәр көне кадерле,
Тыныч таң атуы - зур бүләк.
Шул бүләккә бүләк булып син дә
Яшисең гел изгелек түләп.
Юбилейда нәрсә теләсәк тә
Алыштыра алмас саулыкны.
Аллаһ насыйп итсен имән кебек
Какшамаслык саулык байлыкны.

ххх
Дөньябызның кояшы син,
Һәркемгә җитә җылың.
Әткәй белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Юбилеең котлы булсын,
Бергә-бергә бик рәхәт.
Кылган игелекләреңә,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт!
ххх
90 яшь ул - гомер чиге түгел,
Син бит лаек шушы тормышка.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Яшә әле, яшә йөзгәчә.
ххх
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
ххх
"60 яшем тулды инде" диеп,
Хафаланма, бер дә борчылма.
Бәхетләргә күмелеп озак яшә
Тигез, матур, тыныч тормышта.
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап, бергә-бергә
Каршылыйк без килер елларны.
Сәламәт бул, озын-озак яшә,
Җирдә яшәү - үзе зур бәхет.
Пар канатың, балаларың белән,
Туганнарың белән гөрләшеп.
ххх
Тырыш хезмәт куеп һәркөн
Ирештең син уңышка.
Зирәк акыл юл күрсәтә
Асыл иргә тормышта.
Гаиләңне җылытырлык
Ялкын дөрли учакта.
Бар туганнар өчен үрнәк,
Таяныч син һәрчакта.
Сәламәтлек белән шатлык
Юлдаш булсын гомергә.
Яшик туганлыкны саклап,
Гөрләшеп бергә-бергә.
ххх
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әни, әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә
Яшәгез сез бер дә кайгы күрмичә.
Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын озак еллар сезгә
Безне сөендереп яшәргә.
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап тигезлектә
Гомер йомгакларын сүтегез.
ххх
Дистәләрне кушып дистәләргә
Сүтәсең син гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булып тора,
Әнкәй, синең үткән елларың.
Тормыш кичкән чакта сабыр булдың,
Сыгылмадың җилдә, давылда.
Түземлегең күреп сокланмыйча
Калган кеше бармы авылда?!
Үзең уңган, үзең кешелекле,
Шуңа күрә арта хөрмәтең.
Сиңа карап төшендек без, әнәкй,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, әнкәй,
Яши алсак синең шикелле.
Исән генә бул, язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын һәрчак.
Шул чагында йортыбызда
Сүнми янар кайнар учак.
ххх
Юлларның авырын үттең син,
Теш кысып елларны сүттең син.
Тормышка матурлык сиптең син
Һәм безне бәхетле иттең син.
Без телибез сиңа сәламәтлек,
Гел бул син үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
ххх
Гөлләр елмаюы һичбер вакыт
Югалмасын синең йөзеңнән.
Тормыш дәрте, яшәүгә мәхәббәт
Балкып торсын һәрчак күзеңнән.
Тәбриклибез туган көнең белән,
Бәхет каксын күңелең капкасын.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Сагыш-моңнар сине тапмасын.
ххх
Каушабрак калсак кайчак
Киртәләр тирәсендә.
Җитте бер җылы сүзең дә,
Җитте бер киңәшең дә.
Сабыр да син, олы йөрәкле дә,
Сүзең туры, изге күңелең.
Картайдым дип кайгырма син, әткәй,
Оныкларда - синең яшьлегең.
ххх
Авырмыйча яшә шатлык белән,
Бала хәсрәтләре язмасын.
Озак-озак бергә яшик әле,
Үкенерлек булып калмасын.
Син булганда, без - һаман да бала,
Зур булса да инде яшебез.
Без - балаларың, оныкларың
Синең җылыңны тоеп яшибез.
ххх
25 ел - ул аз гомер түгел,
Кылган эш-гамәлләр җитәрлек.
Балалар да инде буй җиткәннәр,
Оныклар бар, исең китәрлек.
Һәрчак шулай гүзәл парлы булып
Җитәкләшеп тормыш көтегез.
Шатлык-борчуларны тигез бүлеп
Гомер юлын бергә үтегез.
ххх
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әнкәй, көчең.
Бүген сиңа 75 яшь,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
Йөзгә кадәр яшәле.
ххх
70 яшьлек юбилеең белән
Чын күңелдән тәбрик итәбез.
Озын гомер, бәхет, шатлык теләп,
Әни, сине котлап китәбез.
Күпме генә гомер теләсәк тә
Алдагысын бер Ходай белә.
Балаларың, оныкларың белән
Рәхәт, имин тормышта яшә.
Туганнарың һәрчак килеп торсын,
Килеп торсын изге хәбәрләр.
Кайгы-хәсрәт урап кына узсын,
Матур тусын һәрбер иртәләр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев