Гүзәл Уразованы һәм аның дүртенче баласын бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар (ФОТО)
Йолдызлар

Гүзәл Уразованы һәм аның дүртенче баласын бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар (ФОТО)

Гаиләне котлыйлар

Җырчы Гүзәл Уразованы яңа туган кызы белән бала тудыру йортыннан алып кайтканнар. Бу турыда ул инстаграмда язды һәм фотоларын куйды.

«Кызым, назым, йолдызым! Нурлы, бәхетле, бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа. Шуны бел, син бәхетле, мәхәббәтле гаиләдә тудың, шуңа күрә үзең дә мәхәббәт көнендә безне сөендереп дөньяга килдең. Минем бүгенге бәхетемне син дә минем кебек Әни булгач аңларсың, иншаллаһ» — дип яза җырчы.

Фотоларда Гүзәл ире Илдар Хәкимов һәм аларның дүрт баласы сурәтләнгән.

Инстачылар бертавыштан гаиләне котлый, бәхет, сәламәтлек телиләр.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев