Илсөя Бәдретдинова яңа машина алган
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова яңа машина алган

«Тойота» машинасын сатарга уйлаган

Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа машина алган. Инде берничә ел йөргән «Тойота» машинасын исә сатарга уйлаган. Озак уйлап тормыйча, Илсөя белдерүне болай дип язып куйган: 

«Тигр»ны сатам, дуслар. Бәрелмәгән, сугылмаган, тәмәке тартмаган. Чебен дә мәхәббәт белән шөгыльләнмәгән. Бер генә водитель йөргән. Чип-чиста, шәп машина».

Яңа машинага күчеп утыруының сәбәбен Илсөя монысына сыймый башлаулары белән аңлата. «Зурракны алдым», – дигән ул. Әлегә маркасын да, төсен дә әйтмичә, сер итеп калдырган. 

Бу хакта тулырак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев