Сәбәбе нәрсәдә?
Илсөя Бәдретдинова авырып киткән. Шул сәбәпле, Татарстанның Биектау (22 апрельдән 12 майга) һәм Балтач (23-24 апрельдән 21 майга) районнарындагы концертлары күчерелә.
Бу хакта җырчы инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. «Чирләп киттем бит әле. Концертларны күчерәбез. Гафу итегез, зинһар! Исәнлектә очрашырга насыйп булсын!» — дип язган җырчы.
Инстачылар һәм артист дуслары нык борчылган. Бу алар язган комментарийларда күренә: «Күз тия сиңа, Илсөя, маңгаеңа корым сөртеп йөр, кесәңә миләш ботагы сал», «Үзеңне кызганмыйсың. Эшчән син. Телефоныңны куй, ял ит, тизрәк терел»; «Килешәм, күз тия торгандыр, залга чыкканда „кәҗә тоягы“ күрсәтеп чык, беркем дә күрмәсен».
Чыганак: Интертат
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев