«Иванушки International» солисты прививканы Казанда ясаткан
Йолдызлар

«Иванушки International» солисты прививканы Казанда ясаткан

Сәламәтлегегезне саклагыз

Андрей Григорьев-Аполлонов кунакка килгән җирдән, вакцинация дә ясатып киткән.

«Иванушки International» солисты Андрей Григорьев-Аполлонов Иннополис шәһәрендә коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда «Татмедиа» АҖ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Татарстанга кунакка килгән. Шул вакытта вакцинация узу мөмкинлеген дә файдаланырга булган.

Аннары аңа Иннополиста экскурсия ясаганнар.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев