«Ошамагач, нигә 2 бала таптың соң?»: Ильмира Нәгыймованы хайп ясауда гаеплиләр
Җырчы әлеге темага нокта куя
Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләргә чәчәк бәйләме белән йөзек рәсеме урнаштыргач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучының кем икәнлеге белән кызыксынучылар арткан. «Директым бер сорау белән тулган: «Йөзекне кем бүләк итте?» – дип язган ул сәхифәсендә. Җырчы әлеге темага нокта куярга һәм виртуаль дусларын тынычландырырга уйлаган. Бу хакта Интертат яза.
«Кем бүләк иткәне – сер. Кияүгә чыгу турында бер генә сүз әйтә алам: якын арада кияүгә чыкмыйм, чыгарга да җыенмадым. Мин инде хәзер элекке акылсыз хатын түгел. Моннан 10 ел элеккеге Нәгыймова да түгел.
Кияүдә булдым һәм миңа анда ошамады.
Менә сезгә җавап», – дигән ул.
Әлеге посты астында да Ильмираны гаепләргә онытмаганнар. «Сер булгач, нигә дип ул фотоны күрсәттегез соң? Игътибар җитмиме әллә?», «Фото хайп өчен кирәк идеме?», «Ошамагач, нигә 10 ел яшәдең, 2 бала таптың соң?», «Сер булса да, хайп кирәк булды шул сиңа», – дигән эчтәлектәге комментарийлар язганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев