Салават Миңнеханов белән Гүзәлем: "Бизнес арытты..."
Йолдызлар

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем: "Бизнес арытты..."

Cалават Миңнеханов белән Гүзәлем гаилә белән Төркиягә ялга киткән

“Гаилә белән Төркиядә ял итәбез. Бүген – икенче көнебез. Җәй көне мәҗлесләрдә күп эшләдек. Бизнес эше дә арытты. Киемнәр кибете, яулыклар кибете ачтык. Шуңа бераз ял итеп кайтырга уйладык. Мәдинәне дә диңгезгә алып барасы килде. Аның диңгезгә икенче тапкыр баруы. Беренче тапкыр узган ел Мальдивка барган иде. Диңгездән курыкмый, көне буе суда йөзә. Монда иң бәхетле кеше – Мәдинә. Кунакханәне дә балалар өчен уңайлы булсын дип махсус сайладык”, - ди Гүзәлем.
 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев