Балалар бакчасына яңа ел бәйрәмнәренә ата-аналарны чакыру тыела
Төрле төркемдәге балаларны берләштереп бәйрәм үткәрергә ярамый
Татарстанда ата-аналарга, фотографларга һәм аниматорларга балалар бакчасындагы яңа ел бәйрәмнәренә килү тыелды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде
«Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә ата-аналар, фотографлар һәм аниматорларның катнашуы рөхсәт ителми. Әлбәттә, бу ата-аналар арасында канәгатьсезлек уята, тик коронавирус инфекциясе таралу шартларында, без рөхсәт бирә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.
Шулай ук бәйрәмнәрдә барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш. Төрле төркемнән булган балаларны берләштерергә һәм алар белән әйлән-бәйлән уеннарын уйнарга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев