Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Быел Әгерҗе районында Яңа ел чаралары ничек узачак?

Агымдагы атна районда Яңа елга әзерлек атнасы дип игълан ителде

Декабрьне Яңа елга әзерлек ае дип атыйбыз. Ә быел әлеге бәйрәмне аеруча зарыгып көтәбез. Ничектер бөтен авырлыклар, югалтулар узып баручы елда калыр кебек тоела. 

Быел Яңа ел чаралары ничек узачак? Бәйрәмгә әзерлек ничек бара? Яңа ел бәйрәменә кагылышлы яңалыклар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА сөйли. 

Агымдагы атна районда Яңа елга әзерлек атнасы дип игълан ителде.

–    Барлык биналарның фасадлары, аларның территорияләре үзенчәлекле итеп бизәлгән булырга тиеш. Бу эшкә иҗади яктан якын килерсез, бизәү өчен яңа технологияләр, материаллар кулланырсыз дип ышанабыз, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Азат Вәлиев оешма-учреждение җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә әлеге уңайдан узган киңәшмәдә. 

Бүген шәһәрнең бәйрәмчә төсмер алуын күрү сөендерә. Күп кенә оешма-предприятиеләр әлеге эшкә актив кушылдылар инде. Оператив рәвештә эшләүче җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.  

Сүз уңаеннан: Яңа елга шәһәр-авылларны бизәү буенча район башкарма комитеты күрсәтмәсе дә дөнья күрде. Аның нигезендә 20-27 декабрь көннәрендә “КЫШКЫ ӘКИЯТ”  дип аталган смотр-бәйге узачак. Җиңүчеләр алты номинация буенча сайлап алына. Болар –  “Кышкы бизәкләр” (бюджет учреждениеләре арасында), “Карлы шәһәрчек (күпкатлы йортлар), “Иң матур Яңа ел ишегалдысы” (шәхси йортлар), “Кар патшалыгы” (кече бизнес объектлары), “Кар патшабикәсе дөньясында” (авыл җирлекләре), “Яңа ел әкиятендә кунакта” (предприятие һәм оешмалар арасында). Махсус комиссия карап тикшергәннән соң һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнеп, Рәхмәт хатлары тапшырылачак. 

Газета укучыларыбыз килешер: Яңа ел ул – төсле утлар, кар сыннары, үзенчәлекле бизәкләр... Ә боларның һәрберсен без үзебез булдырабыз. Димәк, бәйрәм кәефен дә үзебез тудырабыз булып чыга. Бәйрәм күтәренке кәефтә узсын дисәк, тирә-ягыбызны матур төсләргә, үзенчәлекле бизәкләргә күмик.    

Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының яңа санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев