Девятерня авылында Шәриповлар династиясе концерт куйды
Билет сатудан җыелган акча махсус хәрби операция зонасындагы якташларга җибәреләчәк
Яңа ел каникулы дәвам итә. Ә ул авыл мәдәният йортларында матур концертлар, чаралар белән уза.
Девятерня мәдәният йортында Шәриповлар династиясе вәкилләре тарафыннан куелган “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән концерт та тирән эчтәлекле булды. Анда Илшат–Гөлия Шәриповлар, Фоат–Әнисә Шәриповлар, Илназ–Гөлфия Фәрхушиннар, Илфат–Алия Ясәвиевлар, Илья–Лилия Бурнышевлар, Ижаудан Наил–Роза Габбасовлар, Казаннан Алмаз–Гөлинә Минһаҗевлар, аларның балалары, Энҗе Шәрипова сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Махсус кунак – Девятерняның хөрмәтле кешесе, Шәриповлар династиясенең өлкән вәкиле Илфат Нәҗип улы булды.
Тамашачылар үзешчәннәрне көчле алкышларга күмделәр. Билет сатудан җыелган 21660 сум акча махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев