Девятерня авыл җирлеге Яңа елга ничек бизәлгән?
Яңа елны каршылауга ныклы әзерләнгәннәре күренеп тора
Девятерня мәдәният йорты каршанда бәйрәм кунакларын Көнчыгыш календаре символлары каршы ала. 2021 ел символы – Үгезгә урын түрдән биредә.
Әкият геройлары бәйрәмчә киемнәрдән. Сәхнә дә Яңа ел мохитен ачык чагылдыра. Урам якта сәхнә күренешләре турыдан-туры карау өчен зур экран эленгән. Төрле-төрле утлар бәйрәм кәефе булдырырдай.
Клуб каршында үсеп утыручы чыршы бик матур итеп бизәлгән. Мәктәпкә килүчеләр ерактан ук күчтәнәчләр, бүләкләр төяп килүче паровозны күрәләр. Һәр почмакта укучыларның Яңа елны каршылауга ныклы әзерләнгәннәре күренеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев