Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗе көллиятендә тантаналы Яңа ел линейкасы узды + ФОТО

Көллияттә белем алучы 252 студентны директор Илшат Гайнетдинов һәм Әгерҗе шәһәре Советы депутаты Габденур Закиров Яңа ел белән һәм уку елының яртысы төгәлләнү белән котладылар.

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында электровоз, тепловоз машинистлары ярдәмчеләренә, поездларны караучы һәм төзәтүче һөнәрләрен үзләштерүче егетләр уку елын матур уңышларга ирешеп башлаганнар. Республика күләмендә узган “Политех олимп“ дип атлган олимпиадада Әгерҗе студентлары да зур теләк белән катнашканнар. Роман Котельников, Илья Семененко, Александр Костылев беренче унлыкка кергәннәр. Алдагы семестрда шундый ук олимпиада училищедагы төркемнәр арасында үтәчәк дип белдерделәр.

Яңа ел алдыннан егетләр видеога бәйрәм тәбрикләве төшергәннәр. Иң яхшы видеокотлаулар әзерләгән төркемнәр Мактау грамоталары һәм татлы призлар алдылар.

Бу көннәрдә көллияттә чын бәйрәм рухы хөкем сөрә. Уку йортын бизәгәннәре өчен һәр төркем Рәхмәт хатларына һәм бүләкләгә лаек булдылар.

Көллияттә спортчылар тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә. Локомотив депосы белгече Инна Вахрушева бадминтон ярышларында җиңгән Сергей Петров, Максим Миронов, Артур Эльвинскихны бүләкләде.

Быел көллият территориясендәге баганалардагы яктырткычлар да алыштырылды. Тантанада катнашкан шәһәр Советы депутаты, “Энергосервис“ ширкәте җитәкчесе урынбасары Габденур Закировка олы рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ә ул, үз чиратында, егетләргә уңышлар теләде. Студентларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән Кыш бабай һәм Кар кызы да котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев