Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗе районындагы сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда Әгерҗе районындагы ун Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа ел бүләкләре алдылар.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров Кырындыда яшәүче сугыш һәм тыл ветераны Мөнәвәрә Яхинаны бәйрәм белән котладылар. Февральдә 99 яшен тутыручы ветеран җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

1921 елны Сокман авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә ул. 1936 елда Казан педагогия техникумына укырга керә, 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып кайта.

1942 елның 15 маенда 21 яшьлек Мөнәвәрә үз теләге белән фронтка китә. Башта Ржев шәһәрендә шоферлар курсларында укый. Аннан аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. “Полуторка” машинасы белән күпме юллар үтә ул. Төп вазифасы сугыш кырына  корал ташу була. 1945 елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Кырынды авылына кайта. Күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германия өчен”, “Япония өчен” медальләре, хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен бирелгән башка медальләр бизи.

Кайткач та Мөнәвәрә апа укытучы хезмәтен дәвам итә һәм лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.

Хәзер ул улы Рәис тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев