Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗе үзәк китапханәсендә гадәти булмаган фотозона барлыкка килде

Афәрин!

Шөкер матур ак карлы кыш та килеп җитте. Шушы сафлык күңелләрне күтәреп җибәрде. Гадәттәгечә быел да райондагы, шәһәрдәге оешмаучреждениеләр үзләренең территориясендә, эш урыннарында Яңа елны матур итеп каршыларга әзерлек алып бара башладылар.

Әгерҗе үзәк китапханәсе дә бу эштән читтә калмады. Уку залында бик матур фотозона оештырып куелды. Матур итеп бизәлгән чыршы утлары җем-җем килеп үзенә тартып торса, Кар кызының гаҗәеп гүзәл сыны алда матур эшләргә, изге гамәлләргә, яңа үрләргә чакырып тора. Төньяк боланы үзенең елгыр тоякларыннан ут чәчтереп, ялтыравык укалар белән әйләндереп алынган чанасында Яңа ел бүләге итеп, берсеннән-берсе кызыклы китапларын төяп укучыларга таратырга чыгып бара.

Зал түрендә урнашкан камин миче исә хәзерге кыен вазгыятьтә күңел өшеп киткән мизгелләрдә гаилә белән җыелып кызыклы китаплар укып утырыр өчен бер дигән җылылык чыганагы.

Әле генә китапханәгә кайткан өр-яңа китапларны үзенчәлекле итеп китап укучыларыбызга тәкъдим итү әмәлен тапкан бүлек кызларының чыршысы да үзгә бер бизәлешкә ия булган.

Афәрин, китапханәчеләр, диясе генә кала сезгә! Сезнең күңел җылысына сыенырга, фотозонада рәсемгә төшәргә теләүчеләр аз булмас! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев