Әгерҗедә Кыш бабайлар парадка чыкты + ФОТО
Ел саен декабрь ахырында Әгерҗедә уздырылучы Кыш бабайлар парады балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә Яңа елга дәрт өсти, матур мизгелләр бүләк итә.
НЫКЛЫ ӘЗЕРЛЕК БЕЛӘН
Быел да аны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур оешканлык һәм әзерлек белән уздырдылар. Заявкалар кабул ителә башлауга ук мәдәният бүлеге, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчаларыннан катнашырга теләк белдергәннәр. Хәтта Ямурза авылыннан да Кыш бабай килгән. Аңа Кар бабайлар да ияргән.
- Яңа ел бәйрәмен балалардан да ныграк көтеп алабыз. Кемнәр генә булып киенмибез авылда! Балалар өчен уздырылган Яңа ел бәйрәмендә 2020 ел символы Тычканнар булып уйнадык. Бүген Кар бабайлар булдык. 31 декабрь кичендә янә яңа образ көтә үзебезне, – диләр авыл активистлары Альбина Галиева һәм Диләрә Мерзлякова.
Кыш бабай Алмаз Кәшәповның да Кыш бабай булып уйнаганын балалар бик яраталар икән.
- Сөйләргә дә, биергә дә оста ул безнең. Балалар белән уртак телне дә тиз таба, – диде Альбина.
Әгерҗедә узган Кыш бабайлар парадында беренче генә катнашсалар да, бик тиз рольгә керделәр Ямурза осталары.
Сәнгать мәктәбе педагоглары да бик матур костюмнар уйлап тапканнар. Айгөл Хәйретдинова – Кыш бабай, Юля Чекмарева – Кар кызы, Алия Заһидуллина Чыршы булганнар.
- Кыш бабай булып тәүге тапкыр уйныйм. Миңа бик ошый, – диде Айгөл.
М.Горький урамындагы 10 йортта яшәүче ханымнар да яшьләрдән калышырга теләмәгәннәр. Йорт өчен җаваплы вәкил Әлфия Вәлиуллинаның бер әйтүе җиткән, Мәймүнә Таҗетдинова – Кар бабай, Мәүлидә Вәлиуллина – Кар кызы, Рәзил Вәлиуллин Кыш бабай булып киенгәннәр.
– Костюмнарны ике көн эчендә тектек. Кыш бабай капчыгына балаларга татлы күчтәнәчләр дә салдык. Иң мөһиме – күңелдә бәйрәм кәефе, – диделәр алар.
- Шушы көннәрдә үзебезнең йорт ишегалдында да күңелле итеп Яңа ел бәйрәмен уздырабыз. Ә бу аңа репетиция булачак, – диде Әлфия ханым.
БАЛКЫП ТОРА ЧЫРШЫ УТЛАРЫ
Үзәк мәйдандагы төп Чыршыны ачу тантанасына чәршәмбе кичендә, әнә шулай, олысы-кечесе җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Валерий Макаров сәламләп, Яңа елда бар теләкләр чынга ашуын, сәламәтлек, бәхет-сөенечләр теләде. Төп чыршыга эләр өчен уенчыклар ясаган мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Ә чыршы әйләнәсендә бәйрәм кызганнан-кызды. Төрле җәнлекләр булып киенгән “We dance“, “Мечта“ театры кызлары кечкенә балаларны биеттеләр, уеннарга дәштеләр. Хәтта әти-әниләр дә Кыш бабай, Кар кызларына ияреп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җем-җем килеп янган чыршы тирәсендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм гөрләде. Балалар Кыш бабай капчыгындагы татлы призларга да ия булдылар.
Шәһәр урамында ат чанасына утырып йөрүчеләр дә, атка атланып карарга теләк белдерүчеләр дә күп булды.
Әнә шулай, Кыш бабайлар парады һәм төп Чыршыны ачу тантанасы Яңа ел бәйрәменә күңелле старт бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев