Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узды

Капчыкларын асып, кар-бураннар туздырып килделәр

Районыбызда Яңа ел тамашаларына Кыш бабайлар парадыннан старт бирү матур традициягә әйләнде. 2022 елны каршыларга санаулы гына көннәр калганда да Әгерҗедәге төп Чыршы янына Кыш бабайлар, Кар кызлары, әкият геройлары җыелуы, чарада бала-чагаларның гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә чыршы әйләнәсендә күңел ачулары халыкның Яңа ел бәйрәмен яратуы, аны сагынып көтеп алуы турында сөйли иде.

Кыш бабайлар, Кар кызларын, урман җәнлекләрен бәйрәмгә килүчеләр җыр-биюләр белән каршы алдылар. Чыршы әйләнәсендә бергәләп осталыкта, тапкырлыкта сыналдылар. Төп Чыршыдагы утлар да биремнәрне дөрес үтәгәннән соң гына кабынды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова бәйрәмне оештырган, аны чыгышлары белән бизәгән, катнашучыларның кәефләрен күтәргән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев