Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узды

Җил-бураннар уйнатып

Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең Әгерҗедә Кыш бабайлар парады уздыруы матур традициягә әйләнде. Быел да шәһәр үзәгендәге төп чыршы янында утызга якын Кыш бабай Кар кызларын, әкият геройларыннан Тылсымчыларын, Убырлы карчыкларын, урман җәнлекләрен ияртеп килгәннәр иде. 

Кыш бабайлар, иң ерак Тугызбуй авыллары Исәнбай, Кадыбаш, Касай, Девятернядан да, Ямурза һәм Кичкетаңнан да кар-бураннар туздырып, балаларга шатлык өләшергә дип ашыкканнар.

–    Бу көннәрдә безнең Кадыбаш авылында да Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде. 31 декабрьдә булачак бал-маскарадка ныклы әзерлек алып барабыз. Мәдәният йорты мөдире буларак, төрле рольләргә керергә туры килә. Кыш бабай – кызыклы, әмма бик җаваплы роль, – диде Алсу Сибатова. 

Шәһәрдәге 3нче, 8нче, 9нчы балалар бакчалары хезмәткәрләре, үзләрендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздырганнан соң, шәһәр халкына да бәйрәм кәефе бүләк итү өчен парадта катнашырга булганнар. 

–    20 елдан артык Кыш бабай инде мин, – дип елмая 9нчы бакча тәрбиячесе Эльвира Гәрәева. – Быел гына ун төркемдә әлеге рольне башкардым. Һәрберсендә сценарий үзгә булганлыктан, Кыш бабай сүзләрен дә күп ятларга туры килде. 

4нче мәктәптән Никита Филипповның да бу рольне башкаруына өч ел икән инде. Быел мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре һәр сыйныфта аерым уздырылганлыктан, Никитага 17 сыйныфка Кыш бабай булып кереп, балаларны сөендерергә туры килгән. 

–    Кечерәк яшьтәге укучылар белән уеннар оештырырга, алар белән бергәләп биергә яратам. Балалар Кар кызы ролен башкарган Валерия Вдовинаны да яраттылар. Бергәләп һәр бәйрәмне күңелле, җанлы, кызыклы итеп уздырырга тырыштык, – диде Никита. 

Парадка гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән Елена–Владимир Кручининнар өч яшьлек уллары Михаилны да Кар бабай роленә керткәннәр. Михаил бәйрәмнең төп бизәге булды дисәк тә, ялгышмабыз. Ул хәтта Кыш бабай турында шигырь сөйләп тә шаккатырды. 

Парадта катнашучыларны, бәйрәмгә килгән шәһәрдәшләрне, балаларны район башлыгы Азат Вәлиев та сәламләде. Яңа ел бары шатлык-сөенечләр, куанычлы вакыйгалар гына алып килсен дип теләде. 

Кыш бабайлар да бер-бер артлы изге матур теләкләрен юлларга ашыктылар. Чыршы тирәсендә күмәкләшеп Яңа ел җырлары яңгырады, уеннарда һәркем осталыгын күрсәтергә ашыкты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев