Әгерҗедә район башлыгының Чыршы бәйрәменә ике йөз илле укучы килде + ФОТО
Матур традиция буенча бүген Әгерҗедә уку алдынгылары, спортта җиңүләр яулаган, олимпиада призерлары булган, актив укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
Район Мәдәният сарае сәхнәсендә “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты педагоглары һәм укучылары театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Укучылар да тамашачы гына булып калмадылар, алар уеннарда катнашу, бәйгеләрдә сыналу өчен сәхнәгә күтәрелделәр.
Район башлыгы Валерий Макаров укучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап:
- Сез – районыбыз горурлыгы. Сез – район, республика, хәтта илебезнең киләчәге. Сәламәт булыгыз, бары яхшыга омтылып яшәгез, – дип изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм тамашасында 250 укучыга район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев