Исәнбай авылы Яңа елны каршыларга әзерләнә
Чын әкияти дөнья!
Исәнбай! Бу авыл үгезләре белән шаккаттырды. Ветфельдшер Рамил Мухгалинның капка төбендәгесе вәт ичмаса тормыш символы! Аякларын җиргә нык терәп горур басып урамны күзәтә ул. Кәкрәеп торган очлы мөгезләре, колагындагы “номер“ы, күтәрелгән койрыгы, хуҗаларча карашы гайрәт чәчеп тора. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Олег Бадеринның капка төбендәгесе – чыннан да йорт хайваннары патшасы.
Мәдәният йорты, авыл җирлеге янындагы үгез дә, амбулатория янына килгәне дә исәнбайлыларның осталыгын күрсәтеп тора. Кырын яткан Кар бабай, Йога белән шөгыләләнүче Кар кызы биредә шаян-шук хезмәткәрләр эшләвен күрсәтә. Мәдәният йорты тәрәзәләрендәге искиткеч матур бизәкләр дә биредә хезмәт куючыларның гаҗәеп талантлы булуын ачык чагылдыра.
Мәктәптәге һәм балалар бакчасындагы әзерлек тә бик әйбәт. Төрле төсле нинди генә әкият геройлары килмәгән бирегә! Чын әкияти дөнья!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев