Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Иж-Бубыйда кардан әкият геройлары ясаганнар

Авыл гирляндалар күплеге белән аерылып тора

Иж-Бубый авылы аша йөрүчеләр кичке авылның бәйрәмчә бизәлешен күреп сокланып үтәләр.

Авыл җирлеге бинасы һәм биредәге оешмаларның һәммәсенең янында матур сыннар, һәр җирдә төрле төсләр җем-җем килеп тора. Гирляндалар күплеге белән аерылып тора бу авыл җирлеге. Бик матур итеп бизәлгән биек чыршы янына Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм чарасына килгәннәр. Балалар өчен биек итеп шугалак та ясалган.

Ришат-Җанап Кәримовлар капка төбендәге сыннар да гаҗәеп матур! Күршеләрендә яшәүче Ришат Чураев бик матур итеп чыршы бизәгән.

Мәктәп янында өч метрлы Татар кыш бабае, Кар кызы, киләсе ел символы үгез, Шүрәле кешеләрдә бәйрәм рухы булдыра. Мәктәп эчендә дә бәйрәм мохите хөкем сөрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев