Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Кадыбаш мәктәп территориясе хайваннар патшалыгын хәтерләтә

Ныклы бәйрәм рухы сизелеп тора

Кадыбыш урамында алтын куллы Рәмзия Насыйфуллина йорты каршындагы аның күрше кызы Лениза Муллахмәтова белән бергәләп бизәгән чыршы һәм яктылык сирпеп торучы болан, үгез, Кар бабай бөтен урамга ямь биреп тора.

Риф-Сәлия Шәйхетдиновларның капка төбендә күпләп ясалган йорт кошлары сыннары гаҗәеп матур, зур осталык белән ясалган.

Рәҗәп-Гөлфидә Камаловларның ясаган үгезе, чынлап та йорт хайваннары патшасының үзе инде: көч-куәтле, гайрәтле.

Авыл башыннан ук күренеп торган чыршыны Мирфаяз-Фәния Бәхтиевлар җем-җем утларга төргән. Гали урамында яшәүчеләр исә бердәм булып чыршы да бизәгәннәр, Кыш бабай белән кар кызы да “чакырганнар“, киләсе ел символы – үгезне дә онытмаганнар.

Мәктәп территориясе хайваннар патшалыгын хәтерләтә. Әкият геройлары, Көнчыгыш календаре символлары да – барысы да бар монда. Мәктәптә ныклы бәйрәм рухы сизелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев