Кар сыннары Кичкетаң авылына ямь бирә
Мәктәпнең бизәлеше дә сокланырлык
Кичкетаңдагы бизәлешне күргәч тә күңелгә “Иң-иң“ дигән сүзләр килде. Иң биек чыршы, иң матур крепость, иң зур күләмле кар сыннары, иң биек шугалак, авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп “Маскарад кунаклары“ның биләмәләрне бик үзенчәлекле итеп таныштырып йөрүләре, Кыш бабайның иң матур резиденциясе, фантазиягә иң бай хезмәткәрләр монда!
Киң-иркен мәйданда Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә юлдан үтеп-сүтеп йөрүчеләргә ерактан ук әгерҗелеләрнең булганлыгын күрсәтеп торырдай йорт һәм кыргый хайваннар сыннары! Капка төбендәге сыннар да сюжетлар белән.
Вәсил Шәрәфиев ясаган көчле-куәтле үгез ковид вирусын сөзә. Ринат-Тәнзилә Ганиевлар ясаганы Яңа елны каршыларга чыккан. Әнисә Шәрәфиева ясаган эреле-ваклы Кар малайлары әти-әниләре белән бергәләп прогулкага чыккан.
Мәктәпнең бизәлеше дә сокланырлык! Урман патшасы Аю, йорт хайваннары патшасы Үгез – чын сәнгать әсәре. Һәр тәрәзәдә – берсен-берсе кабатламый торган бизәкләр. Фея фотозонасы, бүләк-күчтәнәчләр күплеге, болан арбасындагы сюрпризлар биредә дә бик ныклы әзерлек булуын ачык чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев