Красный борда кардан ике метрлы күсе ясаганнар
Биредә һәр оешма кар сыннары ясауга зур игътибар биргән.
Мәдәният йорты янында бизәлгән чыршы янында Кыш бабай белән Кар кызы да, ике метрлы Күсе дә ерактан ук күренеп тора. Боз шакмакларына зур итеп “С Новым годом!” дип язылган. “Наз” приюты да, мәктәп тә, бизәлешкә зур игътибар биреп, матур иҗат үрнәге күрсәткәннәр. Мәктәп янындагы зур сәгатькә карап, дуңгыз балалары 2031 елда очрашырбыз дип саубуллашалар. Күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең ишегалларында ясаган сыннары матур архитектура үрнәге булырдай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев