Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яңа ел

Министр җиде яшьлек Әгерҗе малаеның хыялын чынга ашырды

Марат Җәббаров, Әгерҗедә яшәүче Рөстәм Николаевның Яңа ел теләген үтәп, аңа акыллы колонка бүләк итте

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Әгерҗедә яшәүче Рөстәм Николаевның Яңа ел теләген үтәп, аңа акыллы колонка бүләк итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды. Ул акция кысаларында Яңа ел чыршысыннан Әгерҗе районында яшәүче Рөстәмнең хыялы язылган шарны алган. Җиде яшьлек Рөстәм акыллы колонка турында хыялланган.

Әлеге бүләкне һәм Яңа ел күчтәнәчләрен бүген район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ленар Сабиров Рөстәмгә тапшырды.

– Улыбыз җыр тыңларга ярата. Акыллы колонка турында хыялланды. Яңа ел – могҗиза дип белми әйтмиләр. Улыбызның теләге чынга ашканга бик сөенәбез. Ә аны тормышка ашырган, Рөстәмебезне шатландырган Марат Азат улына ихлас рәхмәт, – диде әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев