Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа ел

Пандемияле елда Кыш бабайны өйгә чакыру ничә сум тора?

Бәяләр һәр очракта да индивидуаль сөйләшенә

Яңа елны алып килүче Кыш бабай һәм Кар кызы декабрь башларыннан ук балаларны сөендерә башлый. Быел бу бәхет ата-аналар өчен ничә сумга төшәчәк һәм Кыш бабайның буш вакыты калдымы икән әле? «Интертат»та шул хакта.

Бер бәйрәмнәр агентлыгы җитәкчесе Айгөл белән сөйләштек.

«Без Казан буйлап йөрибез һәм якын-тирә авылларга да барабыз. Узган ел белән чагыштырырлык статистика алып барганым юк, әмма бүгенге көнгә заказлар хәтта күбрәк тә. Быел без 5 декабрьдән үк эшли башладык. Үткән елны 12сеннән генә тотынган идек. Иң күбе җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә чакыралар. Үткән атнада ук чакырулар бик күп булды.

Безнең ике пар Кыш бабайның да 31енә тулысынча графигы язып куелган: иртәнге җидедән төнге беренче яртыга кадәр. Ул көнне һәрберсенең 15әр чакыруы бар.

Кыш бабайны ярты сәгатькә чакыру 19 декабрьгә кадәр 1990 сум иде. Хәзер 2500 сумнан башлана. Бәяләр һәр очракта да индивидуаль сөйләшенә, чөнки бу вакытка да, балалар санына да карый. Иң күбе бер сәгатькә чакыралар инде. Аннан да күбрәк булса, Кыш бабай могҗизасы югала башлый, аниматорлыкка әйләнеп кала.

Татар телендә аерым язылган программабыз юк. Шулай да татарча сөйләшүче Кыш бабаебыз һәм Кар кызы бар. Пандемия аркасында балалар бакчаларына чакырулар кимеде быел, бары шәхси бакчалар гына калды. Бәяләр узган елдагы кебек калды», — дип сөйләде Айгөл.

Тулысынча укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев